Кассельнең «Надежда» халык фольклор ансамбле II дәрәҗә лауреат булган
Хәбәрләр

Кассельнең «Надежда» халык фольклор ансамбле II дәрәҗә лауреат булган

Нагайбәк округының Кассель авылыннан «Надежда» халык фольклор ансамбле «Урал җире җырлый» ачык өлкә вокаль-хор фестивале-конкурсында катнашкан.

Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Урал җире җырлый»  – «Поёт земля уральская»дип исемләнгән ачык өлкә вокаль-хор фестиваль-конкурсы Чиләбе өлкәсенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, конкурсны оештыручы –  «Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәге».

«Сәхнәгә 29 коллектив чыкты, алар 320 катнашучыны берләштерде: вокаль коллективлар, солистлар, хорлар, вокаль ансамбльләр (өлкәннәр һәм балалар категорияләре), Чиләбе өлкәсенең халык һәм академик юнәлештәге ветераннар хорлары. Кассель авылыннан «Надежда» халык фольклор ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулады», – дип язды Кассель клубы җитәкчесе Алена Артемьева.

Аларның чыгышы – югары осталыкны, бердәмләкне һәм халык йолаларына тугрылыкны күрсәтә.

Алена Артемьева фотосы.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев