18 сентябрьдән Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар башланды.
Сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездә ачылды. Зәй районының Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында урнашкан 1468нче сайлау участогында бу вакытта ук халык килеп, шушы мизгелне көтеп тора иде инде. Бу хакта Зәй-информ хәбәр итә.
— Без сайлауларны бәйрәм кебек көтеп алабыз. Шуңа күрә һәрвакыт иң беренчеләрдән булдып, үз тавышыбызны бирергә киләбез. Илләребез тыныч булсын иде, — ди беренче булып тавыш биргән Гөлшат Михайлова.
Югары Пәнәче мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында югарыпәнәчелеләрдән тыш, Урта һәм Түбән Пәнәче авыллары халкы да тавыш бирә.
Югары Пәнәчедә хәрбиләр өчен сайлау участогында ук ярдәм җыюны оештырды. Гуманитар ярдәм күрсәтү өчен перчатка, оекбашлар, дымлы салфеткалар, тәм-томнар алып килүчеләр дә бар. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен урналар куелган.
Зәй районының Урта Баграж авылында беренче булып сайлауга махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Григорий Абрамовның тормыш иптәше Римма Федоровна килде. 1458нче сайлау участогы Урта Баграж мәдәният йортында урнашкан. Сайлаулар гимн белән башланып китте. Урта Багражда халык бик актив. Иртәнге сәгать 8гә инде сайлау участогы ишекләрен ачканчы килүчеләр дә бар иде.
-Ил-көннәребез тыныч булсын, балаларны бәхетле киләчәк тормыш көтсен дигән теләктә килдек сайлауга. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең исән-сау Җиңү белән кайтуларын телим, — диде Римма Абрамова.
Аннан ирле-хатынлы Татьяна һәм Александр Кондрабаевлар үз тавышларын бирде.
«Акрынлап килә торалар, үз тавышларын бирәләр, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Сайлауга килүчеләргә махсус беләзекләр бирәбез, алар белән мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек бирелә», — ди сайлау комиссиясе рәисе Зинаида Утяганова.
Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан карендәшебез Наталья Чепкасова да тавыш биреп кайтуы турында искәртте.
«Сайлауларда катнашу — ул актив гражданлык позициясенең чагылышы һәм һәр кешенең җәмгыять алдындагы бурычы. Закон буенча сайлауларда катнашу — ирекле хокук, әмма нәкъ менә аңлы сайлау гына кешене дәүләт язмышына катнаш итә», — ди Наталья Чепкасова.
Питрәч районында яшәүче Фадеевлар гаиләсе сайлауларга, матур гадәт белән, гел бергә киләләр.
«Бүген һәркемнең иле, республикасы, олы һәм кече Ватанының киләчәгенә йогынты ясау, өлеш кертү мөмкинлеге бар. Ә сез сайлауда тавыш бирдегезме әле? Үзегезнен сайлау урыныгызга барып, тавышыгызны бирегез!», – ди Керәшен Сәрдәсе авылыныннан Фадеевлар гаиләсе.
Нет комментариев