Иске Зәйнең «Факел» клубында тәрбияләнүчеләр Кашкатауда булганнар
Зәй районының «Факел» клубында тәрбияләнүчеләр районыбызның иң гүзәл урыны - Кашкатауга җәйге сәяхәткә барганнар.
Бу сәяхәт гади генә саф һавада йөрү түгел, ә егет-кызларның ел дәвамында дәресләрдә үзләштергән күнекмәләрен чын-чынлап сынау да булды.
Палаткалар кору, учак ягу, ориентлашу һәм командада эшләү – клубта өйрәнелгәннәрнең барысы да кыр шартларында гамәли практикада кулланылды. Егет-кызлар бик күңелле ял иттеләр, энергия тупладылар һәм тагын да ныграк берләштеләр.
Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкинның килүе алар өчен күңелле сюрприз булды.
Петр Сергеевич факеллыларның әзерлеген бәяләде, аларны зирәклекләре һәм дисциплиналары өчен мактады, шулай ук кыйммәтле киңәшләр бирде һәм киләчәктә яңа биеклекләрне яулауда уңышлар теләде!
Фотолар “Факел” клубыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев