Иске Тәрбит балалары районда узган конкурста керәшен йола-гадәтләрен күрсәткәннәр
Хәбәрләр

Иске Тәрбит балалары районда узган конкурста керәшен йола-гадәтләрен күрсәткәннәр

Кайбыч районының Кошман авылы мәдәният йортында «Россия халыкларының йолалары һәм гореф-гадәтләре» дип исемләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында район күләмендәге конкурс узды.

Конкурста балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә төрле халыкларның милли йола-гадәтләрен, фольклорын, биюләрен, халык уеннарын күрсәттеләр, шулай ук милли ризыклар әзерләү буенча кулинария мастер-классы да үткәрделәр.

Иске Тәрбит авылы балалар бакчасы коллективы да биредә катнашып, керәшеннәрнең бай мирасын тәкъдим иткән.

Фотолар Иске Тәрбит мәктәбеннән,

Люция Петухова фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев