Иске Гришкиннан мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Хәбәрләр

Иске Гришкиннан мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Менделеевск Яшьләр үзәге залында Менделеевск районының зур һәм дус «мәдәни гаиләсе» җыелды: китапханә хезмәткәрләре, Туган якны өйрәнү музее фондларын саклаучылар, Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары, С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае артистлары һәм авыл клуб-мәдәният йортларының арымас хезмәткәрләре.

Сәхнәдә иң яхшыларны билгеләп үттеләр һәм бүләкләделәр. ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Клавдия Михайлова бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлеге комитетының Мактау грамотасы белән Ольга Султанова бүләкләнде.

Фото: Любовь Калягина.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев