Яр Чаллыда керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләштеләр
Хәбәрләр

Яр Чаллыда керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләштеләр

Яр Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында, халык традицияләре һәм керәшеннәрнең йола-гадәтләре темасына рухи һәм җылы иҗади очрашу узды.

Бу чара, милли төсмергә бай булган, мәдәни мирасны саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды. Анда төрле катнашучылар үзләренең традицион киемнәрен, йола-гадәтләрен, борынгы җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр.

«Әби-бабаларыбызның йола-гадәтләренә чумып, халык мәдәниятенең чын энергиясен тоеп, элгәреге заманнарда сәяхәт иткәндәй булдык. Ихлас күңелдән хезмәттәшләребезгә шушы кабатланмас атмосфераны булдырган өчен рәхмәт белдерәбез», – дип яздылар анда катнашучылар.

Аларның фикерләренчә, мондый очрашулар үз тамырларыңа, милли үзаңга тартуда зур роль уйный. Чарада керәшеннең борынгы йолалары күрсәтелде.

Фото: Дом дружбы народов «Родник»

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев