Яр Чаллыда керәшен культурасына багышланган викторина булган
Хәбәрләр

Яр Чаллыда керәшен культурасына багышланган викторина булган

Яр Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Җанагай» керәшен мәдәниятен яратучылар клубында «Керәшен мәдәниятен белүчеләр» дигән викторина узган.

Бу интеллектуаль ярыш кына түгел, ә үткәнгә чын сәяхәт булган. Катнашучыларга керәшен йолалары турында сөйләгәннәр; Питрау һәм Нардуган кебек үзенчәлекле бәйрәмнәр һәм аларның халык тормышындагы әһәмияте турында белгәннәр; шулай ук, милли ризыклар, традицион кием, көнкүрештә кулланыла торган кирәк-ярак белән дә танышканнар.

Төрле бәйрәмнәрдә башкарыла торган җыруларрны тыңлап, фольклор мирасының уникальлеген бәяләгәннәр.

«Викторинада катнашу – үз белемнәреңне тикшерү генә түгел, ә ниндидер яңалык белү, кызыклы танышулар булдыру һәм дусларың белән вакытны файдалы уздыру мөмкинлеге дә ул», – дип яза оештыручылар.

Фото: «Родник» халыклар дуслыгы йорты

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев