Яңа Усы мәктәбе укытучысы  Роза Петрова «Беренчеләр хәрәкәте»нең махсус бүләгенә лаек булды
Хәбәрләр

Яңа Усы мәктәбе укытучысы Роза Петрова «Беренчеләр хәрәкәте»нең махсус бүләгенә лаек булды

Мөслим районының Яңа Усы мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Роза Николаевнага «Орлята России» проектының трекларын намуслы үтәгәне өчен «Беренчеләр хәрәкәте»нең махсус бүләген тапшырдылар.

Бу югары бәяләү Роза Николаевнаның балаларны тәрбияләүгә һәм аларның үсешенә керткән зур өлешен күрсәтә. Аның тырышлыгы, балаларга булган мәхәббәте һәм һөнәренә тугрылыгы һәрвакыт үрнәк булып тора.

«Роза Николаевнаның бу казанышы безнең мәктәп өчен зур горурлык! Аңа алдагы эшенә дә уңышлар, саулык-сәламәтлек һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!», – ди мәктәп директоры Надежда Михайловна.

Надежда Юмагулова фотосы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев