Зәй районы Урта Баграж авылында яшәүче Пидура түти (Федора Краснова) беренче тапкыр су алгандагы йола турында сөйләде.
Керәшеннәр электән үк табигатьне саклап, тирән һәм тәрбияви йола-гадәтләр башкарганнар. Зәй ягында чишмәдән беренче тапкыр су алганда кызыклы йолалар булган.
– Безнең якта шундый гадәт. Су эчкәннән соң, нинди дә булса бүләк салалар, җеп өзеп булса да калдыралар. Һәм мондый сүзләр әйтелә:
Җир әткәсе Җирән сакал, Су әнкәсе Сары байтал
Сиңа — яулык, миңа — саулык.Беренче тапкыр су эчкәндә, үзеңә саулык теләп, нәрсәне дә булса бүләк рәвешендә калдырырга кирәк. Су чыганагы — ул тормыш. Һава белән сусыз торып булмый, – дип искәртте Федора Краснова.
Фрида Вәлитова фотосы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев