Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Евдокия Толстова: “Нәселем, элгәреге кулдан ясалган эш кораллары – горурлыгым”

Балык Бистәсе районынының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова керәшенчә марафонда катнашып, үз нәселе турында язды.

Безнең нәсел бик данлыклы. Минем өчен балаларга, туганнарга, карендәшләремә шундый искиткеч борынгы байлыкны күрсәтү, аның белән якыннан таныштыра алудан да зур бәхет юк.

Бабамның бабасы Бәшир Павеле туган авылында чишмә ачкан. Ул чишмәне хәзер дә авылдашлар “Бәширләр чишмәсе” дип йөртәләр. Узган-барганнар сусауларын басар өчен шуннан су эчә, шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз да тәмле, шифалы суны шуннан алалар.

Иванайда яшәүче якын туганым Анна түти туган авылга, туганнарга, балаларына багышлап шигырьләр иҗат итә.

Казан шәһәрендә яшәгән, хәзерге вакытта вафат булган икетуган дәдәебез Александр Баширов - бабасы Тимофей, әтисе Иванның туган авылы Иванайда Ходайның Богоявление чиркәвенә нигез салучы. Ул авыл халкы, туганнар, җирле инвесторлар көче белән чиркәү төзетте. 2014 елдан башлап чиркәүдә келәүләр үтә.

Үземә килгәндә, мин Үри Чаллысы авылында "Керәшен тарихы музее" булдырдым. Экспонатларны җыйнауда туганнарым, авылдашлар булышты.

Минем ерак әби-бабайларым динебезне, телебезне, йола-гадәтләребезне хөрмәт иткәннәр. Алар үз һөнәрләрен тапканнар. Бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр.

Мин үзебезнең әби-бабайларыбызның якты хатирәсе булган, буыннан-буынга күчеп килә торган мирасына тукталып китәсем килә.

Алар – бүгенге көнгә кадәр сакланып калган әбиләребезнең кышкы кичләрдә бәйләгән, баскан тула оеклары, чигелгән, тукылган бистәрләре, алъяпкычлары, киндер күлмәкләре, тәңкәле бизәнү әйберләре (алкалар, көмеш беләзекләр, муенҗака, түшлек), түгәрәк яулыклар, каралы-аклы фотосурәтләре, матурлап эшләнгән бишекләре, сандыклары, йон кабалары, эш кораллары.

Безнең ерак әби бик сак булган. Ул үзләре тапкан, ясаган эш коралларын, чигеп, бизәп эшләгән кул эшләрен берсен дә ташламаган.

Чормада, зур-зур сандыкларда келәттә саклаган. Мин ул байлыкка карыймын да тормышларының авыр юлларын, әби-бабайларыбызның нинди осталык белән хезмәт коралларын камилләштерә белүләренә сокланам һәм нинди авырлык белән табуларын күз алдына китерәм.

Әбиләребезнең , әниләребезнең кулыннан төшмәгән кул уракларын мин әле дә бакчада чүп утаганда, кычыткан җыйганда кулланам, кышкы озын кичләрдә йон кабаларында сарык йонын эрләп, махсус операциядәге егетләребезгә оекбашлар бәйлим.

Беренче урып суккан арышны ярма итеп ярып ясый торган, ачлыктан коткаручы кул тегермәне, киле, май яза торган гөбеләрен күз карасыдай саклыймын.

Кибетләрдә карабодайны талонга биргән вакытта, мәрхүм әниемнең кырда үскән кабыклы карабодайны чиләкләп алып кайтып, киледә кабыгын салдырып, әтигә (чөнки әтием шикәр авыртулы иде) ботка пешереп ашатканы исемдә.

Кышын да, җәен дә аяктан төшмәгән чабаталары, тула оеклары, шулай ук, кул белән эрләп суккан тастымаллары, чигелгән тәрәзә, ишек пәрдәләре, ашъяулык-чаршаулары, тукыган паласлары, чиккән тышлы мендәрләре, талдан үрелгән бишекләре, кием-салымнардагы бизәкләре дисеңме, нинди генә истәлек юк?! Аларның гади кул станында сугылуына ышанасы да килми.

Аш бүлмәсендәге ап-ак мичкә сөялгән табагач, кисәү агачы, ухват, күмер савыты, самавыр, ипи көрәге, кыскыч, чуен кебек көнкүреш әйберләре – үткән авыр тормыш истәлекләре.

Керосин лампасы, мич буендагы чүлмәкләре, күмер үтүкләре, бизмән, комган – барысы да кадерләп саклана торган мирасларыбыз.

Әби-бабайларыбыз белән бергә, өлкән туганнар да һәм мәдәни мирасыбыз, байлыгыбыз да, бер-бер артлы безнең арадан китеп баралар. Нәсел нигезен, мирасыбызны саклап калырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев