БДИ  уздыру тәртибенә мөһим үзгәреш кертелде
Хәбәрләр

БДИ уздыру тәртибенә мөһим үзгәреш кертелде

Хәзер ул 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Әлеге яңалыкны мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев игълан итте.

Аның сүзләренчә, әлеге карар мәктәпләргә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерлекне күпкә төгәлрәк һәм тынычрак планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, чыгарылыш чараларын оештыру да җиңеләячәк.

Музаев билгеләп үткәнчә, бу үзгәреш Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырылган һәм хәзер даими кагыйдәгә әвереләчәк:

«Быел без бу таләпне беренче тапкыр үтәдек, һәм киләчәктә дә БДИ бары тик 1 июньнән соң гына башланачак», — дип ассызыклады ул Федерация Советы утырышында.

Шәһри Казан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев