Чистай районындагы Бахта авылының «Питрау аланында» 120ләп төп агач утыртканнар.
Бахта авылы территориясендә «Урманны саклыйк» дигән табигатьне саклау акциясендә катнашканнар. Агачлар утырту өчен авылда өмә оештырылган. Берничә еллардан соң дистәләрчә ылыслы агач әлеге җирлекнең бизәгенә әйләнәчәк.

“Агач утырту өчен көннәр дә бик матур тора. Өмәгә авыл халкы бик теләп кушылды. 25 ләп кеше җыелды. Бу юлы без наратлар утырттык, алар безнең авылыбызга ямь өстәп, киләчәк буынга да саулык һәм матурлык бүләк итәрләр дип ышанабыз. Бу игелекле эшкә кушылган һәркемгә, авылыбызның киләчәге өчен җаны-тәне белән борчылучыларга рәхмәтлебез. Алар авылыбызның матурлыгын арттырып кына калмас, ә балаларга да табигатьне саклау, аны ярату мөһимлеген искә төшереп торыр. Бу өмә – авылдашларның бер-берсенә булган ихтирамының бер мисалы. Киләчәктә дә шундый игелекле, файдалы эшләрне бергәләп башкарырга насыйп булсын. Авылыбызның һәр почмагы матурланып, халкыбызның күңеле дә шатлыкка, бәхеткә тулып торсын”, - дип сөйләде авылның клубының сәнгать җитәкчесе Венера Миняева.

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Утыртылган наратлар,авыл бердәмлегенең, уртак хезмәтнең символы булып, еллар буе үсеп утырсыннар.

Светлана Малышева фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
Без имени
0
0
Молодцы бахтинцы. Спасибо большое от всех уроженцев Бахты, проживающих вдали от малой, любимой Родины.