Бахтада Олы көнгә багышланган бәйрәм узган
Хәбәрләр

Бахтада Олы көнгә багышланган бәйрәм узган

Чистай районының Бахта авылында Олы көн йолаларына багышланган балалар өчен бәйрәм оештырганнар.

Балалар Олы көн бәйрәмен сәхнәләштергәннәр. Бер-берсенә «Христос терелеп торган! дип әйтеп, «Чынлап терелеп торган» дип җавап кайтарганнар. Өйдән-өйгә йөреп, күкәй, тәм-том җыюны да күрсәткәннәр.

Элгәре, Олы көн бәйрәме, тау битендә күкәй тәгәрәтеп, керәшен җыр-биюләре белән тәмамланган. Әлеге йоланы да онытмаганнар бахталылар. Чара ахырында бергәләп керәшен биюләре башкарганнар.

Светлана Малышева фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев