Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Барысы да безнең игътибар үзәгендә»: Зәйдә хәрбиләр белән очраштылар

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты.

Очрашуда егетләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. 

«Зәйдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән 80гә якын фура җибәрелде. Бу предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр, зәйлеләр көче белән башкарыла. Бүгенге көнгә районнан 66 егет демобилизацияләнде. Күбесе эшкә урнаштырылды, яңа һөнәрләр үзләштерде.  Аларның барысы да безнең игътибар үзәгендә», – диде чыгышында район башлыгы Разиф Галиевич.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларны гаиләләренә каралган ярдәм чаралары белән Регина Камалова таныштырды.

Хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов пилотсыз очкыч гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә алу турында ассызыклады. Валентин Атласов 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий храмының махсус хәрби операциядә катнашучыларга 9 миллион сумлык булышлык итүе, бу көннәрдә тагын хәрбиләргә «Нива» машинасы һәм аңа запас частьләр җибәрергә әзерләнүе турында әйтте. 

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә батырлыклары, фидакарьлекләре һәм кыюлыклары өчен махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй хәрбиләре Сергей Изосимов – Жуков, Сергей Мальцев «Батырлык өчен» медальләренә лаек булды. 

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев