Авылларда Хәтер һәм кайгы көнендә җыелдылар
1941 елның 22 июне – ил тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 85 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итә.
Сугыш башлана. Ул озак еллар дәвам итә, күпләрнең гомере өзелә, авыллар-шәһәрләр юкка чыга. Шуның өчен дә тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән батырлар турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы. 22 июнь 1992 елдан, Россия Югары Советы карары белән, Ватанны саклаучыларны искә алу көне дип билгеләнде. 1996 елның 8 июнендә Президент Борис Ельцин указы белән ул көн Россиядә Хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителде.
Бу көнне барлык авыл, шәһәрләрдә дә Бөек Ватан сугышы батырларын искә алу чаралары узды.
Кайбыч районының Мәлки авылы халкы да “Хәтер шәме — тарих белән бергә” дигән акциягә кушылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында үткән.
“Ата-аналар белән бергә укучылар Җиңү өчен үз тормышларын биргән каһарманнарны искә алып шәмнәр яндырдылар. Бер минут тынлык белән, шәм яктысында без бабайларыбызның батырлыгын искә алдык, хөрмәтләдек”, – диделәр Мәлки укытучылары.
Хуҗа Хәсән авылында "Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара кысаларында "Колокольчик" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар "Туган як - Геройлар күзлегеннән" мемориаль йөрешендә катнаштылар. Алар Зур Кайбычтагы Җиңү паркына бардылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарны искә алдылар."

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу көн турында сөйләделәр:
“Чара башында алып баручы 1041 елның 22 июне, аның әһәмияте турында сөйләде. Аннары рәхмәт һәм хәтер билгесе итеп, Дан обелискы янына хөрмәт символы булган чәчәкләр салдылар. Ахырда барлык катнашучылар сугыштан кайтмаганнарның кыюлыгы һәм үз-үзләрен корбан итүләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясенә кушылып, шәмнәр кабыздылар.
Мәдәният йортында балаларга да, олыларга да көчле тәэсир калдырган "Сестрёнка" фильмы күрсәтелде”.

Питрәчнең Янсуар авылы мәдәният йортында да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу чарасы үтте.
“Балалар сугышта корбан булганнарны искә алдылар. Россия тарихындагы иң авыр көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көне. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашист әсирлегендә газапланганнарны, тылда ачлыктан һәм михнәтләрдән үлгәннәрне искә төшерә. Без үз тормышлары бәясе белән изге бурычны үтәгән, ул катлаулы елларда Ватаныбызны саклаган һәркемгә баш иябез”, – диде алар.
Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты да бу акциягә кушылды.

Бакалы районының Ахман мәдәният йорты да акциягә кушылды. Иске Балыклы авылы белән берлектә, бу җирлектә үсеп килүче буын өчен «Кошлар да җырламаган көн» дип исемләнгән тарихи-патриотик чара үткәрделәр. Балаларга сугышның беренче көннәре һәм совет халкының тылдагы хезмәт батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәлак булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм «Хәтер шәмнәре»н кабыздылар.

Менделеевскиның Иске Гришкин авылында Бөек Ватан сугышы геройлары һәм бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучылар искә алынды.
Хәтер һәм кайгы көнендә авыл халкы Мәңгелек ут янына җыелды. Алар тыныч күк өчен үз тормышларын биргән каһарманнарны искә алып, шәмнәр яндырдылар. Иске Гришкиннан сугышка 389 кеше киткән. Кызганычка, аларның 274е каһарманнарча һәлак булып, туган якларына әйләнеп кайтмаган. 115 солдат сугыш кырларыннан исән кайткан.
“Бүген, илебез өчен катлаулы вакытта, безнең 17 якташыбыз, батыр бабайларыбызның традицияләрен дәвам итеп, махсус хәрби операция барышында Ватан сагына баскан. Аларның бишесе, Ватан өчен үз тормышларын корбан итте. Без илебез өчен сугышкан һәм сугышучы барлык кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш иябез. Һәлак булган геройларның истәлеге мәңгелек булсын, исәннәргә тирән рәхмәт. Аларның батырлыгы күңелләребездә мәңгегә калачак”, - дип яздылар.

Фотолар мәктәп һәм мәдәният йортларыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев