Авылларда Олы көнне данладылар
Олы көнгә һәр кеше дә зур дулкынлану белән әзерләнә. Хәтта иң катлаулы чорларда да, бу бәйрәмгә зур хөрмәт күрсәтеп, булган ризыкларын табынга куеп, бер-берсен сөендергәннәр.
Бүген дә күпләр бәйрәмнең төп мәгънәсен онытмый. Алдан ураза тоталар, Олы көнгә кадәр өйләрен, йорт-җирләрен җыештыралар. Якыннарын чакырып сыйлыйлар. Иң мөһиме, чиркәүле авылларда халык келәүгә җыела. Олы көн өчен күкәй пешерү – иң кадерле йолаларның берсе. Шулай да, Олы көн бәйрәмен бары тик "күкәй бәйрәме" дип кенә аңлаучылар да бар. Бу, хәтта телефон аша җибәрелгән "Күкәй бәйрәме белән" дигән котлаулар һәм видеоларда да күренә. Олы көн – православ динендәгеләрнең изге бәйрәме. Бу дини бәйрәмне бары тик күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калдырмасак иде. "Олы көн ул – мәңгелек тормыш барлыгына ышану һәм шуңа әзер булырга кирәклеген искәртү көне", – диләр священниклар.

Олы көн төнендә Балык Бистәсе районының Иванай авылында халык чиркәүгә, бәйрәм келәвенә җыелган. Иртән балалар өйдән-өйгә йөреп күкәй җыйганнар. Соңрак, авыл клубы янында "Олы көн - җакты бәйрәм" диеп исемләнгән уенлы бәйрәм уздырылган.
“Балалар белән әби-бабаларыбызның бәләкәй вакытта уйнаган уеннарын уйнадык. Иванай клубында Олы көн бәйрәменең йолалары hәм традицияләре турында сөйләштек. Балаларга элгәреге йолалар, Олы көн сынамышлары, бәйрәмнең төп символы, аның мәгънәсе турында аңлаттык”, – диде клуб җитәкчесе Нина Евдокимова.

Менделеевскиның Сәйтәк авылында Олы көн бәйрәмен үзенчәлекле итеп уздырганнар. Келәүгә бару, туганнарын, күрше-тирәне табын әзерләп сыйлау, күкәй пешерү – болар да барысы булган.
“Өйдән еракта булганда да якты шатлыкны тоясы килә. Аеруча, хәзер илебез тынычлыгын һәм иминлеген саклаучылар өчен бу бик тә кадерле. Авыл клубында «Пасхальная корзина защитнику» дигән хәйрия акциясе узды. Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга өй “җылысын” җибәрдек. Безнең саклаучылар аларны көтүләрен, истә тотуларын һәм аларның әйләнеп кайтуларына ышануларын сизсеннәр”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Зәйнең Якты Күл авылы мәдәният йортында «Гаиләдә Олы көн йолалары» дигән түгәрәк өстәл узды.
“Яз инде тәрәзәләрне шакый, ә аның белән бергә иң якты һәм шатлыклы бәйрәм – Олы көн килде. Бу вакыт, аеруча якыннар белән бергә җыелырга, бер-берсен берләштергән вакыйгаларны искә алырга һәм йөрәк җылысын киләчәк буыннарга тапшырырга җайлы вакыт. Чара барышында катнашучылар Олы көнне бәйрәм итү тарихы һәм йолалары, күкәй буяу һәм кулич пешерү турындагы борынгы легендалар турында тыңладылар. Хуҗабикәләр үзләре дә рецептлары белән уртаклаштылар, үз гаиләләрендә Олы көндә нинди йолалар үтәлүен сөйләделәр. Азактан чәй табыны оештырылды”, – дип хәбәр итте Татьяна Егорова.
Балаларның өйдән-өйгә йөрүен, аларны каршы алулары, күкәйләр, тәмлеләр белән сыйлаулары турында сөйләде ул.
Минзәлә районының Түбән Юшады авылында да Олы көнне зурлап билгеләп үткәннәр.
“Балалар урамга чыгып, хуҗаларга, шатлыклы тавыш белән: “Христос терелеп торган”, – дип, өйдән-өйгә йөрделәр, ә яхшы хәбәр өчен хуҗалар балаларга буялган күкәйләр, тәм-том бирде. Керәшенчә киенеп, балаларның күкәй җыюларын күзәттек. Йолалар турында сөйләдек, Олы көннең күңел ачу бәйрәме генә түгеллеген аңлаттык. Бу – аруланып, яңа көнгә, яңа тормышка аяк басу. Кырыклап бала җыелды. Әлбәттә, балалар булгач уенсыз һәм тәм-томсыз үтми инде”, – диде клуб җитәкчесе Наталья Чепкасова.

Менделеевскиның Монай авылы мәдәният йортында шатлыклы бәйрәм – Олы көнгә багышланган чара узган. Төрле яшьтәге кунаклар җыелган.
“Чара кыскача тарихка күзәтү белән башланды:мәдәният хезмәткәрләре җыелганнарга Олы көндә буяулы күкәй бүләк итү гадәте ни өчен барлыкка килгәнлеген һәм бәйрәмнең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр. Шунан соң барысы да бергә уеннарга күчте. «Кем ераккарак», «Түгәрәк уен», «Күкәй боулингы» кызыклы үтте. Чара бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды, анда хуш исле чәй, татлы ризыклар һәм төп сый — бәйрәм куличе булды”, – диде мәдәният йорты җитәкчсесе Надежда Бакаева.

Бакалының Яңа Балыклы авылында иртәннән үк үзенчәлекле, шатлыклы мохит хөкем сөрде.
«Олы көн – православие динендәгеләр өчен иң көтеп алынган бәйрәм. Кояшның беренче нурлары белән, матур киенгән балалар пакетларын тотып, йорт саен йөри башладылар. Алар буялган күкәй җыйдылар, авылдашларын котладылар һәм бер-берләренә сәлам бирделәр: «Христос терелде!» – «Чынлап та терелде!» дип.
Төштән соң малайлар һәм кызлар Яңа Балыклы китапханәсендә җыелдылар. Анда алар өчен «Олы көн йолалары» дигән программа әзерләнгән иде. Балалар бәйрәмнең мәгънәсе турында белделәр, борынгы хикәяләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр һәм викториналарда катнаштылар.
Аннары барысы да Мәдәният йорты территориясенә чыктылар. Уеннар башланды: балалар күкәй тәгәрәттеләр, ярыштылар һәм халык уеннарында катнаштылар”, – диде авыл мәдәният йортының методисты Наталья Васильева.

Самара өлкәсенең Назаровка мәдәният йортында "Пасха сувениры" ясау буенча мастер-класс узды. Бу хакта Надежда Афанасьева сөйләде:
“Якты Олы көн бәйрәме алдыннан һәркем үз кулы белән ниндидер үзенчәлекле әйбер ясарга тели! Мастер-класс – файдалы һәм күңелле вакыт уздыру гына түгел, ә чынлап та җанга ятышлы бүләк булдыру мөмкинлеге. Һәр катнашучы гаҗәеп сувенир ясый алды, ул иң якын һәм яраткан кешеләре өчен бүләк булды”.
Кукмараның Кече Чура авылында да бәйрәм уңаеннан, балалар белән күкәй буяу буенча мастер - класс оештырылган.
«Матур төскә кергән күкәйләрне күрү - шатлык хисләре уятты, үзләренең фантазияләрен кушып, матур бизәкләр ясау балаларның күңелләренә хуш килде”, – дип ассызыклап үтте Наталья Миронова.

Теләче районының Субаш авылында да Олы көн – төп гаилә бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәм итү, чынлап та, халык традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Ул елның-елында ышаныч һәм яңарыш символы буларак кабул ителә. Традиция буенча, бәйрәм суыклардан соң килгән җылылыкны, кояшлы көннәрне һәм табигатьнең уянуын билгели.


Бәйрәм үз эченә күп кенә йолаларны сыйдыра: төнлә чиркәүдә үткәрелә торган келәү, иртәнге якта күкәйләр буяу, балаларның йорттан-йортка кереп күкәй җыеп йөрүе. Соңыннан, барлык гаиләләрдә дә табын артында бәйрәм дәвам итә.


Фотолар мәдәният йорты җитәкчеләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев