Анна КИСЕЛЕВА: “Фәнне белсәң, имтиханны җиңел тапшырачаксың”
Биектау районы кызы, 25 яшьлек Анна Киселева Казан дәүләт медицина университетында врач-педиатр белегечлегенә укый. Яшьләр көне уңаеннан, Анна белән яшьтәше, КФУ студенты Дарья Дементьева әңгәмә уздырды.
– Анна, бу сессия синең өчен ничегрәк узды? Имтихан алды сынамышларына ышасыңмы?
– Күтәрелешләре һәм торгынлыклары белән сессия үзе бер кечкенә тормыш кебек. Бу юлы ул миңа бетмәстәй булып тоелды, әмма тулаем алганда барысы да яхшы. Элек тәңкәләргә, мендәр астына куйган дәреслекләргә, аудиториягә уң аяктан атлап керүгә бик нык ышана идем. Тәҗрибә белән бергә, күңелемә аңлау хисе дә килде: әгәр син фәнне белсәң, димәк, имтиханны җиңел тапшырачаксың. Хәзер исә бер генә сынамышка ышанам – мин беркайчан да имтихан алдыннан чәчемне юмыйм. Бу ышану күңелгә бик нык кергәнгә күрә, моңа каршылык күрсәтә алмыйм.
– “Каникул” сүзен ишетүгә, нинди хисләр кичерәсең?
– «Каникуллар» сүзен ишеткәч, үткәннәрне сагынам, чөнки күптән каникулда булганым юк.
– Имтиханнарны биргәч, җәйне ничек үткәрәчәксең?
– Җәйнең яртысы имтиханнар тапшырып үтә, бер өлешен стационарда эшлим. Август аен мин, кагыйдә буларак, өстәмә эшләргә багышлыйм. Ләкин өй эше булмагач, күбрәк китап укый алам. Шуңа күрә, август – яраткан аем.
– Хәзерге буында өлкәннәрдә булмаган нинди “илаһи көч” бар?
– Минем уемча, бер буын икенчесеннән әллә ни аерылмый, шуңа күрә бу сорауга җавап бирергә авырсынам. Барыбыз да бертөрле, әмма тормышның һәр чорында без бөтенләй башка булачагыбызга ышанабыз.
– Уңышсызлыкка очрамавыңны белсәң, иртәгә нинди эшкә тотыныр идең?
– Инглиз телен өйрәнә башлар идем. Дәреслекне кулга алган саен, аны беренче тапкыр ачам кебек. Уңышсызлыкка дучар булмаячагыма ышанычым җитми.
– 5 елдан соң син үзеңне кайда һәм кем итеп күрәсең?
– Элегрәк мин биш ел – күп вакыт, дип уйлый идем. Хәзер беләм инде, ул сизелмичә дә үтеп китәчәк һәм күп нәрсә үзгәрмәячәк. Үземне бераз мөстәкыйльрәк һәм кешеләргә ярдәм итүче итеп күрәм. Көнем гадәти узачак: йокыдан тору, юыну, эшкә бару, эшләү, өйгә кайту. Ял көннәрендә, ялларда һәм бәйрәмнәрдә генә башкача булырга мөмкин. Иң мөһиме, көн тәртибем түгел, ә үземне бәхетле итеп тою.
Сорауларга җавапларны КФУ сутденты Дарья Дементьева язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев