Амелия Феофанова халыкара конкурста призлы урын алды
Хәбәрләр

Амелия Феофанова халыкара конкурста призлы урын алды

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкара V «Татар сүзе» телевизион бәйгесенең гала-концерты узды.

«Татар сүзе» Татарстан Рәисе карамагындагыТатар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.

Быел бәйге 5нче тапкыр уздырылды. Анда 4500 гариза килгән. Жюри членнары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән.

 14-17 яшьлекләр арасында керәшен кызы – Биектауда яшәүче Амелия Феофанова да бар. Амелия «Поэзия» номинациясендә  II урын яулаган.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев