Мирас» лагере базасында яңалыклар бармы? «Айбагыр» режимы ничек корылган? Бу хакта «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сөйләде.
— «Айбагыр» этносменасы уза торган «Мирас» лагере — республикада яшәү шартлары, матди-техник җиһазландыру һәм инфраструктура буенча иң яхшы лагерь булып тора. Барлык бүлмәләр дә уңайлы, заманча җиһазландырылган, санитар-гигиена таләпләре үтәлә. Ашханә, медицина пункты, спорт мәйданы, клуб — барысы да югары дәрәҗәдә. Инфраструктура даими рәвештә яңартыла: быел, мәсәлән, яңартылган пляж эшли башлаячак, анда катамараннар бар, шулай ук, быел асылма бау-арканлы (веревочный) парк та булдырылды, бу балалар өчен бик кызык булыр дип өметләнәбез.
Режим башка яхшы балалар лагерена охшаш: зарядка, иртәнге аш, отряд эше, йокы сәгате... Ләкин эчтәлеге бөтенләй икенче — керәшенлеккә бәйле.
Фото: «Туганайлар»
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев