1 сентябрьдән Россиядә югары белем алу яңа кагыйдәләр буенча эшләячәк
Хәбәрләр

1 сентябрьдән Россиядә югары белем алу яңа кагыйдәләр буенча эшләячәк

Гадәти атамалар — бакалавриат һәм специалитет — бетереләчәк, ә алар урынына бердәм база дәрәҗәсе барлыкка киләчәк, дип яза РИА Новости.

Аны тәмамлаганнан соң студентлар укуын махсуслаштырылган дәрәҗәдә дәвам итә алачак — ул конкрет өлкәне өйрәнергә теләүчеләргә исәпләнгән. Биредә укыту юнәлешкә карап, бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк. 

Гамәлдәге программалар буенча укыган кешеләр иске кагыйдәләр буенча укый алачак — яңа системага күчәргә аларны беркем дә мәҗбүр итмәячәк.

Реформа югары мәктәп хезмәт базары ихтыяҗларына тизрәк җавап бирә алсын һәм чыннан да икътисадка кирәк булган белгечләр әзерли алсын өчен уйланылган.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев