Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ылыслы агачлар нәрсәдән файдалы?

Ылысларда витаминнар күп, ә кышкы чорда алар тагын да арта.

“Киселгән агач ботакларын салкында сакларга кирәк. Шулай эшләгәндә бөтен булган витаминнары бер ай дәвамында сакланачак. Кулланыр алдыннан ылысларны агып торган суда юып киптерергә киңәш ителә. Ә хәвефсезлек максатында ботаклар һәм энәләр термик эшкәртүгә дучар ителергә тиеш, ягъни алар өстенә яңа кайнап чыккан су агызырга кирәк.

Гомумсавыктыру рецепты. 70 грамм чыршы яки нарат энәләрен юып, вак кына турарга. Шуннан соң өстенә 1,5 стакан кайнатып суытылган су салырга. Кимендә 5 сәгать төнәтергә, вакыт-вакыт бутап торырга, аннары сөзәргә. Эчәргә дә, аның белән чәчне чайкарга да була. Төнәтмә суыткычта ике тәүлектән дә артык сакланмый.

Шифалы төнәтмә ясау өчен бер стакан вакланган чыршы энәләренә (нарат энәләре булса, ике стакан) 250 миллилитр кайнар су салырга һәм тагын 20 минут утта калдырырга кирәк. Тәменчә бал һәм лимон согы өстәргә була. Көн дәвамында өчкә бүлеп эчәргә”, дип яза медицинасы”.

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев