Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ванилинле брауни

Кунак сые булырлык бу тәм-томны әзерләү өчен күп вакыт кирәкми.

Югары сортлы бодай оны – 250 грамм, песок – 100 грамм, күкәй – 5 данә, “горький” шоколад – 100 грамм, камыр кабарту өчен разрыхлитель – 1 чәй калагы, ванилин – 7 грамм, ак май – 1 аш калагы, сөт – 2 аш калагы, тиз эри торган кофе – 0,5 чәй калагы, кардамон – бер чеметем.

Күкәй белән песокны бергә кушып, озаклап һәм яхшы итеп тугларга. Онга разрыхлитель һәм ванилин салып иләргә. Барысын бергә кушып, камыр басарга. Шоколадны вакларга һәм ак май белән икесен бер савытка салып, ул савытны сулы кәстрүлгә утыртырга да, акрын утка куеп эретергә. Шуңа сөт, кофе һәм кардамон өстәп, әйбәтләп болгатырга. Бу катнашма бераз суынгач, аны камырга өстәп болгатырга – төерләр калмасын. Майлы табага салгач, ул аның икедән бер өлешен тутырырга тиеш. 180 градус эсселектәге газ пиченә куеп, 25-30 минут пешерергә. Әзерме-юкмы икәнен чәнечке белән тикшереп карарга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев