Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Теш сызлаганда, табиб киңәшен тыңла

Иң дөресе – табибка күренү. Ә теш төнлә сызлый башласа? Ул чакта шушы киңәшләргә күз салыгыз

Теш борчый башлауга, иң элек чәй содасы яки тоз кушылган җылымса су (1 стаканга 1 балкашык) белән авыз эчен яхшылап чайкагыз. Еш кына тешләр арасына кереп калган ризык калдыклары ялкынсынып шешкән теш нервасына басым ясый һәм авыртуны тагын да көчәйтә.

Авыз эчен ромашка, эвкалипт, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкауның да файдасы бар.

Аякларыгызны җылыда тотыгыз. Алар туңса, сызлау көчәя.

Теш сызлавын түбәндәге препаратлар баса: ибупрофен, нурофен. Аларны кулланыр алдыннан, авыруның яшен, организмының аллергиягә каршы торучанлыгын исәпкә алырга кирәк. Ибупрофенны, мәсәлән, ашказаны авырткан кешеләргә кулланырга ярамый.

Теш табибына барырга 3 сәгать кала дару кулланмаска тырышыгыз. Бу табибка дөрес диагноз куярга булышачак.

Дару төймәләрен су белән эчеп җибәрегез. Аларны авырткан тешкә куюның файдасы юк. Алай эшләгәндә ялкынсынган тешкә инфекция эләгергә мөмкин.

Табиб күрсәтмәсеннән башка антибиотиклар куллану тыела.

Ялкынсынган тешкә җылыткыч компресслар куярга ярамый. Чөнки җылыту ялкынсынуны көчәйтә. Бу очракта, авырткан яңакка салкын боз кисәге куеп 10-15 минут тоту файдалырак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев