Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Сыңар итекле һәм дуңгыз тәпиле маҗара

Яр Чаллыдан Валерий Манкушев туксанынчы елларда үзе белән Төньяк Уралда Яңа елда булган хәл турында яза.

Узган гасырның туксанынчы еллары. Төньяк Уралда яшәгән чагыбыз. Киләсе дуңгыз елын каршыларга әзерләнәбез. 30 декабрьдә, көтмәгәндә, Казаннан җизни килеп төште. Хәл-әхвәл сорашкач, җизни: “Әйдә, җыеныгыз, сезне алырга килдем”, – дип хушны алды. Иртән эштән сорап кайттым. Җизнинең кайтыр якка да йөк төялгән “КамАЗ” машинасына утырып, сәгать тугызларда юлга чыктык.

Воткинск юлында, тауга таба машинабыз буксовать итә башлады. Ходай кушып, тауга да мендек, Ижау шәһәрендә дә җиттек. Юл кырыенда туктап, кибеттән азык-төлек алып чыккканнан соң,юлыбызны дәвам иттек. Ижаудан шактый ерак кителде. Заправкага туктагач, аягындагы чүәкләрен салырга җыенган җизни: “Валера, дай, сапоги”, – дип эндәште. Аның кышкы итекләрен минем аяк астына куйган идек. Моңа бер итеген алып бирдем, икенчесен таба гына алмыйм бит. Карамаган урыны калмады кабинаның. Итек юк, җир йоткан диярсең. Шулчак башыма суккандай булды – кибеткә тукталгач, төшеп калган итек. Үземнекен генә бирер идем, җизнинең аяк размеры – 46, ә минеке – 41нче генә... Кире борылудан башка чара калмады. Ак кар өстендә, юл читендә ята сыңар итек машина утында ялтырап... Ул минутлардагы шатлануларны күрсәгез иде?!

Кичке сигез якынлашканда без Урманчыга кайтып җиттек. Тиз генә капкалап алдык та, клубка җыена башладык. Үзем хатын-кыз булып киендем, хатын – ирләр булып. Аңа мыек та ясап куйдык. Ике түтине дә үзебездән калдырмадык. Йөзләребез, танытмаслык итеп капланган. Авылда безне беркем дә Яңа ел бәйрәменә кайта дип белми, танымаячаклар! Болай шәп киендек кебек, шулай да, нәрсәдер җитеп бетми. Әһә, Дуңгыз елын каршылыйбыз бит, өйдән чыгышлый, верандада эленеп торган дүрт дуңгыз тәпиен алып, түтиләрнең муеннарына астык. Рәхмәт бабайга (хатынымның атасы Микуш Рюмочкин), дуңгызларны кайсы вакытта суярга икәнен белгән, итләрен ваклап, верандага элеп куйган.

Юкә бау белән бер-берсенә бәйләнгән пар дуңгыз аяклары түтиләр муенында җай гына селкенеп бара.

Без килеп кергәндә халык, клубны дер селкетеп, маскарад биюенә төшкән иде. Без дә кушылгач, биючеләр тагын да дәртләнебрәк киткәндәй тоелды. Шау-шуны да басып китәрлек яшелле-зәңгәрле көчле тавыш белән, Урманчы такмакларын сузам. Керәшенчә тыпырдап мәш киләбез. Маскарадтагы “главный” призны алгач, битлекләрне салдык. Кайсыларыдыр, үз күзләренә ышанмагандай, озаклап карап торды – меңнәрчә чакрым ераклыкта булырга тиешле кешеләр маскарадта биеп йөрсен әле! Кемдер күзен челт-челт йомып, башын як-якка селкештерде. Градуслыны күбрәк тотканмын, ахры, дип уйлагандыр инде...

Уйный-көлә өйгә кайтып кергәндә, нишләптер, түтиләрдән берсенең генә муенында дуңгыз тәпиләре асылынып тора, икенчесе юкка чыккан. Югалганны эзләү тәҗрибәсе бар, дүртәүләшеп, тагын чыгып киттек караңгы урамга. Клуб юлында, карлы су эчендә (ул елны декабрь, язга охшап, җепшек булды) дуңгызның ике тәпие һәм бер гәлүш аунап ята. Беребезнең аягында сыңар гәлүш кенә калган, маскарадтагы кызулык белән анысы да сизелмәгән... Маскарадта бирелгән призны – кардай ак күлмәкне бабайның өстенә кидереп, Яңа елны каршыларга утырдык.

Гомеремдә Яңа ел бәйрәмнәре күп булды, тик Төньяк Уралдан Урманчыга кадәр алып кайтканы кебек сагындырып искә төшерә торганнары сирәк... Ни дисәң дә, яшь чактагы Яңа ел бәйрәмнәре кадерлерәк тә, матуррак та була шул...

Валерий МАНКУШЕВ.

Яр Чаллы шәһәре.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев