Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Мунча керүнең дә үз тәртибе бар

Ә сез салкыннарда мунчага йөрергә яратасызмы, дуслар?

Роспотребнадзор кышкы салкыннарда сауналарга һәм мунчаларга бару буенча киңәшләр бирде.

Иң беренче чиратта, шуны онытмаска кирәк — сауна һәм мунчада киенү бүлмәләрендә һава температурасы нормада каралганча 25-28 градус булырга тиеш. Мунчада кунаклар схема буенча башта гардеробка, аннары чишенү бүлмәсенә, шуннан соң юыну һәм «парилка» бүлмәләренә керәләр. Санузеллар киенү бүлмәләрендә урнаштырылырга тиеш.

Хлор исе сизгән очракта, мунча һәм бассейнга керүдән тыелу яхшырак. Бу — организм өчен куркыныч булган гиперхлоризация турында сөйли.

Саунага керер алдыннан душка керегез, тастымал белән коп-коры итеп сөртенегез. Башка эссе капмасын өчен чәчләр коры булырга тиеш.
Беренче тапкыр парилкага 3-4 минутка гына керегез. Һәм җиләс душ (18 градус) астына басыгыз.

20-30 минут ял иткәннән соң парилкага 10-15 минутка икенче тапкырга керегез. Парилкага керүләр арасындагы тәнәфестә арыганлык бетәргә һәм пульс нормальләшергә тиеш. Сауна керү вакыты өч сәгатьтән артык дәвам итәргә тиеш түгел.

Парилкада аяклар гәүдәдән бераз югарырак булырга тиеш — бу йөрәк эшчәнлеген җиңеләйтә. Һичъюгы аяклар тән белән бер биеклектә булсын өчен чүгәләргә мөмкин.

Ачкарынга яки тулган ашказаны белән парилкага керергә ярамый. Саунага кадәр һәм аннан соң авыр ризыклар ашарга, спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра эчәргә киңәш ителми. Саунадан соң организмдагы су-тоз балансын тулыландыру өчен су яки чәй эчәргә кирәк.

Салкын тигәндә, хроник авырулар, тромбофлебит, югары кан басымы кискенләшкәндә саунага йөрү киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев