Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Лавр яфрагы файдасы

Лавр яфрагы кандагы шикәрне киметүгә, холестеринны азайтуга да ярдәм итә

Кандагы шикәрне киметә

Лавр яфрагы кандагы шикәрне киметүгә ярдәм итә. Америка галимнәренең  тикшеренүләре аның организмдагы инсулинны арттыруга файдалы икәнен күрсәткән. Лавр яфрагында хром күп, ә ул исә инсулинның кандагы шикәр күләменә тәэсирен көчәйтә икән.

Холестериннан

Лавр яфрагы холестеринны да азайта. Көн саен бераз вакланган лавр яфрагы кулланган очракта, бер айдан соң “начар” холестеринның азаюы күзәтелгән. Лавр яфрагы, аеруча, көчле зат рационында булырга тиеш. Шулай ук, бу үсемлек йөрәк-кан тамыры авыруларыннан качарга да ярдәм итәр.

Хроник чирләрдән

Лавр яфрагы хроник авырулардан һәм ялкынсынулардан сакланырга да булышыр. Ризык әзерләгәндә, тәмләткеч буларак, лавр яфрагы да кушарга онытмаган кешеләрнең каны чистарак була.

Яман шештән

Лавр яфрагын, “анальгетик” буларак, яман шешкә каршы да кулланалар. АКШ галимнәре, тикшеренү уздырганнан соң, лавр яфрагының рак клеткалары үсешен һәм клеткалар бүленүне тоткарлавын раслаганнар. Аның, аеруча, сөт бизләре, аналык муентыгы, кан һәм юан эчәклек өчен файдалы икәнен ачыклаганнар. Ә инде ашказанында яман шеш булганда, лавр яфрагының бернинди дә файдасы юк икән.   

Гөмбәчектән

Болгария галимнәре тикшеренүе лавр яфрагындагы эфир майларының тәндәге кайбер төр гөмбәчекләрне юкка чыгаруын дәлилләгән.

Гадәттә, кеше организмы – тәне һәм, хәтта, үңәче (пищевод) “Кандида” гөмбәчеге белән зарарлана. Ә лавр яфрагы бу гөмбәчекләр үсешен тоткарлый. Патоген микробларны юкка чыгарырга булыша.

Яралардан

Лавр яфрагын тәннең пешкән урыннарын һәм җәрәхәтләрне дәвалаганда да кулланалар. Аның бактерияләргә каршы торучанлыгы һәм составындагы туклыклы компонентлар моңа ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев