Кыш көне баш авыртмасын өчен башлык киеп йөрергә кирәк
Төрледән-төрле ни төрле

Кыш көне баш авыртмасын өчен башлык киеп йөрергә кирәк

Невролог Александр Будик кыш көне ни өчен баш авыртуы турында сөйләде

Кышкы салкыннарда кайсыбер кешеләр баш авыртудан интегә. Моның сәбәбен невролог Александр Будик «Спутник» радиосында сөйләгән. Бу турыда "Интертат" яза.

Табиб сүзләренчә, салкында баш авырту куркыныч патология түгел. Бу организмның температура төшүгә нормаль реакциясе. Баш тиресендә рецепторлар бик күп була. Нәкъ менә шулар салкында ярсый һәм авырту барлыкка килә. Шуңа күрә башлык киеп йөрергә кирәк.

«Баш миенең кан тамырларын гаеплисе түгел. Артериаль кан басымы югары булса гына. Артериаль басымның өске билгесе 200 мм га кадәр менмәсә, баш миендә нормаль кан әйләнешен тәэмин итә торган системалар да нормаль эшли», — ди табиб.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев