Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Депрессиядән ничек котылырга?

Күңел төшенкелеге җиңелчә формада булган очракта, табиблар киңәшләренә колак салып, мөстәкыйль рәвештә дә тулы канлы тормышка кайтырга мөмкин Еш кына депрессия дәвалаудан башка да уза, әмма ул 6-8 айга сузылырга мөмкин. Әгәр авыру симптомнары йөдәтүчән булса, алар яшәү рәвешенә йогынты ясаячак

Бикләнмәгез
Үзегездә депрессия барлыгын тану – йомшаклык билгесе булыр дип курыкмагыз. Хисләрегезне яшерергә тырышмагыз. Гаиләгез һәм дусларыгызга ачык булыгыз. Бу аларга сезне аңларга һәм сезгә терәк булырга ярдәм итәр.

Үзегезгә шөгыль табыгыз
Депрессия вакытында табигый реакция – дөньядан читләшү. Сәламәтләнүгә таба беренче адым булып активлыкны арттыру тора. Үзегезгә ошый торган шөгыльләр исемлеген төзегез. Кешеләр белән аралашыгыз, төрле чараларда катнашыгыз.

Көнлек план төзегез
Исемлеккә махсус оештыруны таләп итми торган шөгыльләрне кертегез. Мәсәлән, паркта йөрү, музыка тыңлау. Күнегүләр ясау да кәефне күтәрә.

Көндәлек алып барыгыз
Башкарылу белән һәр гамәлне теркәп куегыз. Нәрсә ошады, нәрсәгә ирешүегезне языгыз. Бәлки, кайбер әйберләр сезгә ләззәт бирмәс тә. Кәефегезне 1дән алып 10га кадәр балл белән бәяләгез. Тора-бара үсеш күрерсез.

Мәгънәсез шөгыльләрдән качыгыз
Көндәлеккә беренче карашка кәефне күтәрә, ә чынлыкта аны бетерә торган гамәлләрне язып чыгыгыз. Аларга спиртлы эчемлекләр куллану, көне буе телевизор карау яки урын өстендә ятуны кертеп була. Андый шөгыльләрнең вакытын киметегез һәм ләззәт бирә торганнарына арттырыгыз.

Проблемаларны хәл итегез

Баштарак бу бик авыр кебек тоелырга мөмкин. Бурычыгызны барлык нечкәлекләре белән языгыз. Түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышыгыз:
–    Элегрәк мондый проблеманы чишкәнегез бар идеме? Булса, ничек?
–    Дустыгыз бу очракта нишләр иде?
–    Әлеге ситуациядән чыгуның нинди юлларын күрәсез?
Башта иң юләр, ерып чыгып булмас шикелле тоелган бурычларны языгыз. Аннары аларны, вак этапларга бүлеп, һәр эшләнгән эшне билгеләп барыгыз.

ШК

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев