Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чынаяк туй, калай туй, ә сездә нинди туй?

Туй юбилейларының тәртибе белән таныштырабыз.

Яшел туй – Парларның язылышу көне. Бу көнне яшьләргә үз гаиләләре кебек нык булып үсәчәк агач бүләк итәргә мөмкин.

Ситца туй – Бергә торуның беренче елы. Бер ел аз вакыт булган кебек, ситса да бик юка материал. Бу бәйрәмнәрендә яшьләр бер-берсенә ситса киемнәр бүләк итешә ала.

Кәгазь туй – Ике ел бергә тору. Бу көнне теләсә нинди кәгазь әйбер: китап, блокнот, акча бүләк итәләр. Шулай ук җиһазлар, ак ашъяулык һ.б. бирү дә рөхсәт ителә.

Тире туй  – Өч ел бергә булу. Бу вакытта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр тире ныгыган кебек ныгый. Әлбәттә, бүләкләр дә тиредән эшләнелгән булырга тиеш. Шулай ук бәллүр яки декоратив пыяладан ясалган әйберләр бүләк итәргә дә ярый.

Киндер туй  – Дүрт ел бергә тору. Бу көнгә киленнең бирнәсен яңартырга кирәк, шуңа күрә сөлге, җәймә, кием, ашъяулык бүләк итәргә мөмкин. Савыт-саба да рөхсәт ителә.

Агач туй – Бишьеллык юбилей. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр агач кебек тагын да ныгый. Һичшиксез, бүләкләр дә агачтан эшләнелгән булырга тиеш.

Чуен туй – Бергә торуның алтыеллыгын  атыйлар. Бу көнне чуеннан ясалган әйберләр бүләк итәргә кирәк.

Бакыр туй – Кавышканга җиде ел тулу көне. Бакыр – нык металл. Нәкъ менә җидееллыкка яшьләр бер-берсенә бакыр балдаклар бүләк итешәләр.

Калай туй – Сигез ел бергә тору атала. Әлеге материал мөнәсәбәтләр ныгуын гына түгел, аларның яңаруын да күрсәтә. Бу көнне теләсә нинди калайдан эшләнелгән җиһаз, кирәк-ярак бүләк итәргә мөмкин.

Чынаяк яки керамик туй – Тугыз ел бергә тору. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт елдан-ел ныгып матурлана, шуңа күрә аларның мөнәсәбәтләрен керамикадан эшләнелгән шома һәм бизәкле әйберләр белән чагыштырырга мөмкин. Бүләкләр, әлбәттә, керамикадан эшләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, савыт-саба, ваза, һ.б.

Гөлчәчәк туй – Бергә гомер итүнең унъеллыгын , кайбер очракларда кургаш яки гәрәбә туй дип атыйлар. Бу көнне ир хатынына ал розалар букеты бүләк итәргә тиеш. Букет – мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып санала. Шулай ук кургаш яки гәрәбәдән эшләнгән әйберләр дә бүләк итәргә мөмкин.

Корыч туй – Унбер ел бергә тору. Бу көнне корычтан ясалган яки башка төрле зәркән эшләнмәләр бүләк итешәләр.

Никель туй – Унике ел  бергә гомер итү. Шуңа күрә бу көнне әлеге материалдан эшләнгән кирәк-ярак бүләк итәргә мөмкин.

Челтәр яки йон туй – Унөч ел бергә гомер итү бәйрәме – . Бу көнне бүләк ителгән йон эшләнмәләр гаиләдәге мөнәсәбәтләр җылылыгын, ә челтәр эшләнмәләр аларның матурлыгын билгели.

Ахак (агат) туй – Ундүрт ел. Әлеге датага ахактан эшләнгән бизәнгечләр, шулай ук фил сөягеннән ясалган җиһазлар бүләк ителә.

Бәллүр (хрусталь) туй – Унбиш ел бергә гомер кичерү. Бу атама мөнәсәбәтләр сафлыгын, чисталыгын күрсәтә. Бүләкләр бәллүр яки пыяладан булырга тиеш.

Фирүзә туй – Унсигез ел. Традиция буенча, ир белән хатын бер-берсенә фирүзә кашлы балдаклар бүләк итешәләр. Бу – мәңгелек саф мәхәббәт билгесе булып санала.

Фарфор туй – Егерме еллык юбилей  атала. Әлеге дата ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә яңа этап буларак билгеләнә. Кайбер гаиләләрдә бу көнне иске савыт-сабаны ташлыйлар. Килгән кунаклар исә яңаларын бүләк итә.

Көмеш туй – Егерме биш еллык дата. Бу көнне барлык туганнарны җыеп зур бәйрәм оештырыла. Ир белән хатын бер-берсе белән көмеш балдаклар алыша. Кунаклар исә көмеш яки көмеш йөгертелгән эшләнмәләр бүләк итә.

Энҗе туй – Утыз ел бергә гомер итү. Бу датага вакытлар үтү белән дә тоныкмый торган энҗе бүләк итү гадәткә кертелгән. Энҗе – бәхет, муллык һәм иминлек символы.

Мәрҗән туй – Утыз биш еллык бәйрәм. Кызыл мәрҗәннәр йортка бәхет һәм озын гомерле гаилә тормышы китерә дип санала.

Рубин туй – Кырык ел бергә тору. Рубин – хисләрне яңартырга ярдәм итә торган таш. Ир кеше хатынына рубин кашлы балдак бүләк итәргә тиеш.

Зәңгәр якут (сапфир) туй – Кырык биш еллык дата. Сапфир ир белән хатын арасында тынычлык, тугрылык сакларга ярдәм итә. Бу көнне сапфир кашлы эшләнмәләр бүләк итәргә мөмкин.

Алтын туй – Ир белән хатынның өйләнешүенә илле ел тулу. Традиция буенча, бу көнне балалар ата-анасына яңа алтын балдаклар бүләк итә, ә ата-ана, үз чиратында, үзләренекен балаларына һәм оныкларына калдыра.

Зөбәрҗәт туй – Илле биш еллык юбилей атала. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нык һәм бик матур зөбәрҗәт таш белән чагыштырыла.

Бриллиант туй – Алтмыш ел бергә торганнан соң,  бәйрәм ителә. Һәр кешенең дә балалары яки якыннары бриллиант бүләк итә алмый, шуңа күрә бу көнне иң мөһиме – “яшьләргә” карата булган җылылык һәм игътибар.

Тимер туй – Алтмыш биш ел бергә тату гомер кичерү.

Куаныч (благодатный) туй –  Җитмеш еллык гаилә бәйрәме.

Имән туй – Сиксән ел бергә гомер кичерү.

Кызыл туй – Йөз еллык гаилә юбилее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев