Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чөгендер яфрагыннан ясыйбыз

Кызыл чөгендер яфрагыннан бик тәмле голубцы ясап була.

Голубцы ясау өчен 15 данә кызыл чөгендер яфрагы, уртача зурлыктагы 1 кызыл чөгендер, 2 кишер, 1 баш суган, 3 аш кашыгы дөге ярмасы, 100 грамм сыр, 50 грамм әстерхан чикләвеге, бераз көнбагыш мае, тәменчә тоз, борыч кирәк.

Соус өчен: 100 грамм каймак яки йогурт, 1 тырнак сарымсак, укроп, петрушка,төелгән кара борыч.

Башта дөгене суда пешереп алабыз. Чөгендер яфракларын да кайнап торган суга тиз генә тыгып алырга була, шул килеш тә ярый.

Чөгендерне һәм кишерне кыргыч аша уабыз.

Суганны бик вак итеп турыйбыз.

Ике аш кашыгы көнбагыш мае салынган кызган табадагы суганны, саргылт төскә кергәнче, болгата-болгата тотабыз. Шуңа уылган кишерне кушып, томалап пешерәбез. Әзер булгач, табадан тирән савытка бушатабыз.

Ул суынган арада чикләвекне ваклыйбыз, сырны кыргычта уабыз. Барысын бергә салып, тоз һәм борыч өстәп болгатабыз.  

Чөгендер яфракларының уртасына бер аш кашыгы шушы катнашманы салып, конверт шикелле төрәбез.

200 градус кызулыктага газ пичендә якынча 15 минут пешерәбез. Голубцы пешкән арада соус әзерлибез. Аның өчен, башта, сарымсакны сыттырып, төябез; укроп белән петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Боларның барысын да каймакка (яки йогуртка) салып, борыч сибәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев