Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чеби сатып алганда ничек алданмаска?

Урамда эссеме-салкынмы, кош-корт ашаганмы-юкмы – анда аның эше юк


Ветеринар, кош-корт сатучы Зөлфия Шәйхелисламовадан киңәшләр:

1. Әгәр мөмкинлек булса, кошларны бер генә кешедән сатып алырга тырышырга кирәк. Беренчедән, бу ышанычлы, икенчедән, микрофлора өчен дә яхшы.

2. Шулай ук чебиләрне алып килгән машинаның эче дә чиста булу бик мөһим. Үз-үзен хөрмәт иткән кошчы машинаны гел чиста-пөхтә, тәртиптә тота, кошлар торган тартмаларны юа.

3. Чебешләрнең каурый, йоннары тырпайган булмаска, күзләре тонык, күз агы кызыл түгел, ә ачык, түгәрәк (озынча күзле кош авыру була), чеби үзе тере, хәрәкәтләнүчән булырга тиеш.

4. Тәүлеклек чебине аркасына яткырып тикшереп карарга киңәш итәм. Тиз генә аягына баса икән, яхшы. Ә инде егылгач, озак тора алмый ятса, өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә яки төзәлеп бетмәгән икән, авыру булырга мөмкин. Шулай ук кендек шар сыман кабарган да булмаска тиеш.

Безне ничек алдыйлар?

Алыпсатарлар бер көнне күпмедер чебине сатып, калганнарын машинада төн чыгартырга мөмкин. Икенче көнне тагын чыгып китәләр. Урамда эссеме-салкынмы, кош-корт ашаганмы-юкмы – анда аның эше юк. Шуңа күрә авыл халкы, андый машиналардан алганда, бик сак булсын иде. Карап торышка ук начар, хәлсез, ябык булганнарны алмаска кирәк.

Автор - Зөһрә Садыйкова

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев