Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Белгеч киңәш итә. Бакчачыга ярдәмгә: июль аенда төп эшләр

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен җәй урталарында бакча һәм бакча яны участокларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйли.

Җимеш бирүче агач-куаклар белән түбәндәге эшләрне башкарырга кирәк:
Әгәр дә аларда корыган ботаклар күренә башласа, аларны кисегез. Алмагач һәм груша агачларын паршадан, чияне - коккомикоздан эшкәртегез. Сливаны лайлалы кискечтән һәм тишекле тапланудан саклагыз.
Алма, груша, слива бик күп булса, ботакларына терәвечләр куегыз, сынмасыннар.
Июльнең икенче яртысында, булачак уңышка бөреләр әзерләүче агачларны тукландырыгыз.
Коры һава торышы торганда агачларның төпләрен йомшартыгыз, чүп үләннәрен йолкыгыз. тирән казымагыз, өстәге тамырлар җәрәхәтләнмәсен. Эсседә кәүсә тирәсен мульчалау файдалы. Ул дымны саклый һәм гумус булдыручы яңгыр суалчаннарына, микроорганизмнарга шартлар тудыра.
Кура җиләге куакларын көн саен карагыз. Черемәсен өчен җиләкләрен өлгергәч үк җыеп барыгыз.
Кара карлыган уңышын да, өлгергәненә карап, җыеп торыгыз.
Исегездә тотыгыз, өлгергән җимешләр озак тормый, коела. Бу кызыл һәм ак карлыганга кагылмый. Алар бер айга кадәр ботакта торырга мөмкин.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев