Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Анастасия Федоровадан бәрәңге согы рецепты

Чыгышы белән Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылыннан булган, хәзерге вакытта Зур Мәшләктә яшәүче Анастасия түти гомере буе сыналган җиләк-җимеш, үсемлекләрдән файдалануын әле дә дәвам итә.

“Бәрәңгеләрне алдык – инде аның файдасы турында да искә төшерергә була. Ашказаны җәрәхәте кискенләшкәндә бәрәңге согы белән дәваланырга була.

Көнгә ике мәртәбә, ашарга 30 минут кала яртышар стакан бәрәңге согы эчәргә киңәш итәләр.

Бер порция сок әзерләү өчен 2-3 яхшылап юылган бәрәңгене кабыгы белән угычтан уарга. Күзләрен чокып алырга кирәк, аларда соланин күп. Марля аша сыгарга һәм согын шундук эчәргә кирәк. Кызыл бәрәңге согы ашказанына файдалырак.
Дәвалану курсы — 7 көн. Табиб белән киңәшләшү таләп ителә”, – дип язды ул.

Чыннан да, даруларның яртысына якыны үсемлекләрнең яфракларыннан, сабакларыннан, чәчәкләреннән, орлыкларыннан, тамырларыннан ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев