Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Федора Краснова: "Газетаны кәҗәдән качып укыдым"

Зәй районы Урта Баграж авылында туып-үсеп, хәзерге көндә дә шунда яшәүче Фая түти безгә хат юллаган

– Олы көнгә әзерләнеп йөрим бу арада. Өйләрне юып чыгардым, күкәй манып балаларга өләшергә уйлап торам. Иң беренче керүчене мендәргә утыртып черләтәм дә, "тавык-чеби күп булсын, исән торсын", дип кычкыртам. Ул балага ике күкәй бирәм. Саклый алганча, искедән килгән йолаларны үтәргә тырышам. Авылыбызның пристол бәйрәме Көҗмә Демьян иде без бәләкәй чакта. Хәзер бөтенләй бетте ул. Бер беткәнне яңарту бик авыр, хәзер элекке кебек, унар өй, чиратлашып, рәт йөрешүләр, чит авылдагы туганнар белән очрашулар истәлек булып кына калды. 

Сөйлисе килгән сүзем – авылыбыз кияве, күрше авыл егете Алексей Үтәгәнов  турында. Пенсиягә чыгып, Чаллыдан авылга кайтып тора башлагач, авыл халкына зур терәк булды ул. Нинди генә йомыш булса да, берәр күмәк эш килеп чыкса да аңа мөрәҗәгать итәбез, һәр эштә ул алдан башлап йөри. Мәңгелек йортны карап-тәртипләп торуны да үз өстенә алды. Өмәләр элек була иде, Алексей килгәч, кара урман булып үскән нарат, өрәңге агачларыннан чистарта башлады, авыл ир-егетләре бик теләп кушылды. Сарсаз Һәм Урта Баграждагы чәчәүникләрне дә чистартып тора ул. 

"Туганайлар" газетасына кагылышлы кызык хәлләремне дә язып үтим инде. Мин аны бик көтеп алам, яратып укыйм. Һәр елны язылырга тырышам. Узган җәйдә шундый бер әллә кызык, әллә кызганыч хәл булды. Яңа килгән газетаны укырга дип, капка төбендәге урындыкка утырдым, кәҗә "халкы"н көтеп кайткач ял итәм, имеш. Алар да ишегалдына керми, минем янымда йөриләр. Беренче биттәге язманы укып, алдагы битне ачып укый гына башлаган идем, газетаны кәҗә эләктереп авызына капмасынмы! Мин тартам үземә, кәҗә – үзенә. Шулай итеп, кәҗә белән бүлештек газетаны. Тәки бер читен ала алмадым, ашап бетерде, мин калган өлештәге исән калган тулы язмаларны өйгә кереп, качып укыдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев