Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Марат Галиев: Сәнәгатьне үстерү «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проекты белән бәйле

Илкүләм проект кысаларында биш ел дәвамында 351 предприятиене модернизацияләү планлаштырыла.

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары республика сәнәгать министрлыгы вәкилләре белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын киләчәктә гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Икътисад комитеты башлыгы Марат Галиев республика сәнәгать үсеше шушы проект белән бәйле дип саный.

2016 елда Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан «Сәнәгать сәясәте турында» закон кабул ителгән иде. Ул республика икътисадының традицион тармаклары өчен, шулай ук төрле стартап-мәйданчык, технопарклар, индустриаль парклар резидентлары өчен дә кагыйдәләр билгели.

«Безнең 2016 елда кабул ителгән закон сәнәгатьне үстерү импульсына әверелде», - диде икътисад комитеты башлыгы Марат Галиев.

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында биш ел дәвамында 351 предприятиене модернизацияләү планлаштырыла, бу аларның һәрберсендә җитештерүчәнлек үсешен елына кимендә 5 процентка тәэмин итәчәк.

Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тота. Шулай итеп, 10 июньдә Татьяна Ларионова инициативасы белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.

Тыңлаулар хәтта предприятиеләргә зур булмаган эксперт ярдәме дә нәтиҗәлелекнең җитди үсешенә китерергә сәләтле икәнлеген күрсәтте. Мәсәлән, яктырткычларны алмаштыру, продукция цехларында диварларны агарту линияләрнең эшен уннарча процентка тизләтергә һәм җитештерелә торган продукциянең санын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек биргән.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189184/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев