Төрледән-төрле

Зелпе (жимолость) җиләгеннән варенье

Бакчада зелпе (жимолость) җимешләре өлгергән вакыт. Аны яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар.

Кирәк булачак: 1 килограмм зелпе җиләге, 1 килограмм шикәр комы.

Зелпене яхшылап юабыз, чиста чүпрәккә җәеп бераз корытабыз. Соңыннан җиләкләрне эмаль савытка салып, тукмак белән изәбез һәм шикәр комы салабыз. Яхшылап болгаткач, газка куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 1-2 минут кайнатып алабыз. Стерильләштергән банкаларга салып, ябып куябыз. 

Шулай ук блендер аша гына чыгарып, шикәр комы белән туглап, савытларга салып морозилкага да куярга була. Бу очракта кайнатып тору кирәкми.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев