Җир өсте ачылгач, күпләр урманга каен суы җыярга ашыга. Аның организмга файдасы күп.
Каен суында майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп, В төркеме витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша.
Каен суының организмга файдасы:
- организмның саклану үзлеген ныгыта;
- азык үзләштерүне яхшырта;
- кан басымын нормага сала;
- кан әйләнешен тизләтә, канны чистарта;
- стрессны, хроник аруны киметә;
- озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;
- йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;
- йөрәк эшчәнлеген ныгыта;
- ямаш шеш авыруларына каршы торуны арттыра;
- бөерләрне, үт һәм сидек куыкларын, бавырны чистарта;
- холестеринны чыгара;
- ябыгырга булыша;
- яралар төзәлүгә ярдәм итә;
- тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.
Фото: «Туганайлар».
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев