Ипине ничек сакларга?
Дөрес сакламаганда, ипи бик тиз күгәрә. Аз гына күгәрек билгесе булган ипи дә сәламәтлеккә зыянлы. Ул сулыш юллары, кан, ашказаны-эчәк авырулары, хәтта яман шеш барлыкка китерә ала. Күгәреккә каршы көрәшеп булмый, мондый ипине кулланырга ярамый.
- Ипине полиэтилен пакетта сакламагыз. Пакетта сатылган ипине өйгә кайтуга кабыннан алырга кирәк. Пакетка һава керми, күгәрек барлыкка килергә шартлар яхшыра.
- Ипи савыты агач булырга тиеш. Иң яхшысы — каен тузы, анда ипи күгәрми. Мондый савытыгыз булмаса, капкачы ябыла торган коры чиста эмаль кәстрүлдә тотарга мөмкин. Ипи савытын сабынлы су белән юып, корытып сөртергә һәм җилләтергә кирәк.
- Ипи савыты исләнсә, марля капчыкка коры гәрчич салып куярга була. Ул артык дымны, исне үзенә сеңдерә, күгәрек спораларын үтерә.
- Беркайчан кара ипи белән агын бергә сакламагыз. Болай ипи тизрәк искерә, күмәчкә арыш ипие тәме сеңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев