Йомшак кабартмалар (рецепт)
Төрледән-төрле

Йомшак кабартмалар (рецепт)

Мамык кебек йомшак кабартманы өйдә дә пешереп була.

Кирәк булачак: сөт –  250 миллилитр, атланмай – 80 грамм, күкәй –  3 данә, чүпрә-1 бал калагы, шикәр-80 грамм, ванилин (теләк буенча), көпшәкләндергеч – 0,5 бал калагы, он-600 грамм (камыр буенча йөз тотыгыз), эчлек өчен пешкән куертылган сөт.

Җылы сөткә эретелгән ак май, чүпрә, шикәр һәм ванилин салыгыз, болгатыгыз.

Күкәй, көпшәкләндергеч өстәгез һәм он кушыгыз. Йомшак камыр килеп чыга, 10 минут чамасы басыгыз. Камыр күтәререлсен өчен җылы урынга куегыз.

Камырны 11 өлешкә бүлегез, шарлар ясагыз.

Һәр шарны кулларыгыз белән ачыгыз, эчкә пешкән куертылган сөт салыгыз һәм пөхтә итеп чеметкәләгез.

Күмәчләрне табага салыгыз, сөлге белән каплагыз һәм 30 минутка калдырыгыз.

Күмәчләрне сөт белән кушылган сары май белән майлагыз.

180°C ка кадәр кыздырылган мичтә алтынсу төскә кадәр 20 минут чамасы пешерегез.

Авыл хатыны

Фото: нейросеть

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев