Яңа гына җыеп алган кебек булсын өчен, яшелчәләрне саклау ысулы
Җиләк-җимеш вакыты. Яшелчәләр дә әкренләп өлгерә башлады.
Кыяр белән помидорны табынга бирер алдыннан гына турап тоз сибәләр. Алдан турап, тоз сибеп куйсаң, яшелчәләр тәмсезләнә, йомшара, аларның исе бетә.
Яңа гына җыеп алган кебек саклансын өчен, яшелчәләрне салкынча караңгы урында тотарга кирәк.
Формасын һәм тәмен сакласын өчен, тозлы яшелчәләрне табынга суына салып бирәләр.
Салатка дигән бәрәңгене иң ахырдан гына турарга кирәк, чөнки ул башка яшелчәләргә караганда тизрәк бозыла.
Сарымсакны койкага шулпа пешкәндә үк салсаң, сарымсак тәме чыкмый һәм койка тизрәк бозыла. Шуңа күрә аны койканы савытларга бүләр алдыннан гына вак итеп турап салырга кирәк.
Яшелчә һәм иттән салкын ашлар әзерләгәндә укроп, петрушка, яшел суган кебек тәмләткечләрне күбрәк салырга тырышыгыз. Алар ашамлыкларны витаминнарга баетып кына калмый, бәлки бизи һәм тәмле дә итә.
Яшелчәне салкын суда гына юарга кирәк, җылы су аның исен һәм тәмен ала.
Салатка дигән яшелчәне (бәрәңге, кишер, чөгендер, шалканны), витаминнары күбрәк саклансын өчен, кайнар суга салып, кабыгы белән пешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев