Файдалы кайнатмалар
Төрледән-төрле

Файдалы кайнатмалар

Кайнатмаларның берсе кан басымын төшерә, икенчесе салкын тигәндә булыша.

— Сырганак кайнатмасы С витаминына бай, ул югары температурада эшкәрткәндә дә саклана. Сырганак кайнатмасын шәп антиоксидант, табигый антибиотик дип атарга була. Ул зарарлы бактерияләр килеп чыгуын һәм үрчүен булдырмый.

— Кизил кайнатмасы ашказаны, эчәклек, бөер һәм бавыры авырткан кешеләргә файдалы. Ул баш авыртудан да ярдәм итә.

— Айва кайнатмасы астма булганда, салкын тигәндә файдалы.

— Мүк җиләге кайнатмасы кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә, йөрәк авыртканда, физик йөкләнеш зур булганда ярдәм итә.

— Миләш кайнатмасы кан басымын көйли, акыл һәм физик йөкләнеш вакытында ярдәм итә.

— Кавын кайнатмасы кан ясалу процессларын яхшырта, стресс белән көрәш өчен ярдәм итә.

Фото: «Туганайлар»

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев