Файдалы баллы 5 тәм-том
Уфа табиблары татлы ризыктан бөтенләй баш тартмаска куша.
Әче шоколад. Баш мие эшчәнлеген стимуллаштырып, кәефне яхшырта, эшкә сәләтлелекне һәм игътибарны туплауны арттыра.
Финик җимеше клетчаткага, витаминнарга һәм минералларга бик бай, алар организмны бик яхшы туендыра. Әмма экспертлар шикәр белән эшкәртелгән финикларны сатып алудан кисәтә. Андый җимешләр ялтырап тора, ачык төстә була һәм кулга ябышып тора.
Алма кагы да файдалы. Бу табигый ризыкта A, C, E витаминнары, калий һәм тимер бар, алар организмны кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итә.
Урбеч. Вак кыргыч аша чыгарылган чикләвекләрдән яки файдалы орлыклардан ясалган куе масса. Ул шоколад пастасын алыштырырлык бердигән сәламәт ризык булып тора. Урбеч үсемлек аксымына, клетчаткага, омега-3 май кислоталарына, A, E, F һәм B витаминнарына бай.
Киптерелгән манго.
Кәефне һәм энергияне күтәрүгә ярдәм итә. Составында В, А, С һәм D төркемнәре витаминнары, шулай ук кальций, тимер, фосфор, клетчатка һәм файдалы май кислоталары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев