Балтырган пешерсә нишләргә - киңәшләр
Төрледән-төрле

Балтырган пешерсә нишләргә - киңәшләр

Күп җирдә очрый торган, 2,5-3 метр биеклектәге балтырганның (борщевик), беренче карашка, бернинди зыяны юк кебек. Бу үсемлек турында бөтенләй белмәүчеләр өчен ул бик куркыныч булырга мөмкин.

  • Балтырган тигән урынны кул белән ышкымагыз. Югыйсә, сез аны бөтен тәнегезгә таратачаксыз.
  • Балтырганның үтәкүренмәле, агулы суты тәнгә тиеп, кояш нуры тәэсире астында, тәнне пешерә. Шуңа тизрәк өйгә, бинага керергә кирәк.
  • Балтырган суты тигән урынны кер сабыны белән юып төшерегез, шул урынга составында спирт булган сыекча сөртегез.
  • Шуны истә тотыгыз: сулы кабарчыкны тишәргә ярамый!
  • Киемне алыштыру зыян итмәс, анда балтырган суты, яисә орлыгы калган булырга мөмкин.
  • Хәлегез начарайса, табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев