Төрледән-төрле

Әтәч гөмбәсе буенча киңәшләр

Әтәч гөмбәсен пешереп, кыздырып ашыйлар, кышка киптереп куялар.

Әтәч гөмбәсен (лисичка) озак вакыт саклау өчен катырырга куйганчы, башта юалар, аннан 10 минут салкын суда тоталар һәм майда кыздырып алалар.
* * *
Бу гөмбәне кыздырыр алдыннан пешермиләр. Пешерсәң, тәме югала. Әтәч гөмбәсен ашка да кыздырып салырга кирәк.
* * *
Гөмбәне юып, тастымалга салып китергәч, майсыз кызган табага салалар. Тоз сипмиләр, гөмбәне болгатмыйлар, вакыт-вакыт табаны селкеткәләп кенә алалар (гөмбәләр вакланып бетмәс). Бераздан гөмбәләрнең согы бүленеп чыга башлый. Ул чыгудан туктауга, суын түгеп, зәйтүн мае, сары май һәм вакланган сарымсак салалар. Табаны селкеткәләп, гөмбәләрне 6-7 минут кыздыралар. Тоз сибәләр. Төелгән бәрәңгегә кушып ашаганда бик тәмле була.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев