Керәшеннәр сөйләменең үзенчәлекләре
Керәшенчә-татарча-русча аңлатмалы сүзлек
АННАРЫGЫН каз ар. андарактан
АН'Н'У т. я. эни (мать)
АНЧАК т. я. ул чак, ул вакытта (тогда)
АНЫШУ нгб. к. анgару
АПАРА (рус. опара) зәй. сыйык камыр башы (жидкая закваска для теста)
АРА каз. ар. нгб.вакыт (время)
АРА-ТУРА алб. 1.ара-тирә, сирәк кенә (изредка, иногда, временами); 2. каз. ар. ара-тирә, сирәк-мирәк, урыны-урыны белән (местами, кое-где)
АРБА (телега):
уqалла арбасы каз. ар. ике тәгәрмәчле кул арбасы, кечкенә арба (двухколесная ручная тележка)
чытыр арба зәй. салам ташый торган арба (тележка, приспособленная для перевозки сена, соломы и т. д.)
АРGОШ каз. ар. туйда иң олы, дәрәҗәле кеше, баш кода (распорядитель свадьбы: обычно им является дядя или родной брат невесты, а со стороны жениха — его дружка)
АРГЫШ чст. к. арgош
аргыш келчәсе чст. туйның соңгы көнендә табынга чагырыла торган көлчә яки икмәк (хлебцы, которые выносят гостям в последний день свадьбы, якобы испеченные аргышом)
АРДАКЛАНУ т. я. иркәләнү, таяну, аркалану (нежиться, рассчитывать, надеяться на кого-либо)
АРДАQЛАУ I каз. ар. кадерләү, иркәләү (заботиться, заботливо относиться к кому-либо, нежить, ласкать)
АРДАQЛАУ II каз. ар. чистарту, арындыру, чүптән аеру (очистить, расчистить, выбирать, сортировать)
АРДАQЛЫ каз. ар. кадерле, якын (дорогой, близкий)
АРЛАQ нгб. Арырак (дальше, подальше)
АРЛЫ каз. ар. ары
АРПА (ячмень):
арпа теле т. кам. арпа имләгәндә әйтелә торган сүзләр (заговорные слова, заговор от ячменя)
АРПАЛАУ зәй. арпа имләү (знахарский метод лечения от ячменя)
АРТМАК т. я. күннән яки киндердән тегелгән букча, сумка (кожаная или холщевая сумка)
АРТЫЛУ каз. ар., нгб. ташу, тулып ташу (переливаться, литься через край)
АРУ: 1. каз. ар., нгб. яхшы, әйбәт (хороший, хорошо). 2. каз. ар. кыйбат (дорого). 3. каз. ар. шактый, хәтсез (довольно, значительно, изрядно)
ару он каз. ар. сабан ашлыгы оны (мука из яровых культур)
АРУМЫ зәй., каз. ар., нгб. исәнме, саумы? (форма приветствия при встрече)
АРУМСЫЗ нгб., АРУМЫСЫЗ каз. ар. к. арумы
АРЧУ т. я. утау, йолку (дергать, рвать)
АРЫ каз. ар., зәй. соң (после)
АРЫУ каз. ар. к. ару
АРҖАК чст. Кама аръягы (противоположный берег Камы)
АСАУ нгб. җигәргә өйрәтелмәгән (необъезженный — о лошади)
АСРАУ нгб. әйберне озак вакыт бер хәлдә тоту (держать предмет долго в одном состоянии)
АТАЛАWЫЧ нгб. гөбе пешкәге, гөбе таягы (мешалка для пахтания масла, пахтальник)
АТАУ зәй. калкулык, кашлык (холм, пригорок, возвышенность)
1 өлеше "Керәшеннәр ничек сөйләшә?"
2 өлеше "Керәшеннәр сөйләшенең үзенчәлекләре"
3 өлеше "Керәшеннәрнең сөйләме бүтәннәрнекеннән аерыламы?"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев