Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәр ничек сөйләшә?

Керәшенчә-татарча-русча аңлатмалы сүзлек

Шартлы кыскартулар (условные сокращения):

а) алб. - Алабуга керәшеннәре сөйләше (говор Елабужскик кряшен).

зәй. - Зәй буе керәшеннәре сөйләше (говор Заинских кряшен).

каз. ар. - Казан арты керәшеннәре сөйләше (говор кряшен Заказанья).

крш. - керәшен сөйләшләре (говоры кряшен)

нгб. - нагайбак сөйләше (говор нагайбаков-кряшен)

смр. - Самара өлкәсендә яшәүче керәшеннәр сөйләше (говор кряшен Самарской области).

т. я. - Тау ягьг керәшеннәре сөйләше (говор кряшен Нагорной стороны Татарстана)

т. кам. - Түбән Кама керәшеннәре сөйләше (говор кряшен Нижнего Прикамья).

урт. д. - урта диалект.

чст. - Кама аръягы керәшеннәре сөйләше (говор кряшен Закамья).

б) гар. - гарәп теле (арабский).

коми. - коми теле (коми язык).

мари. - мари теле (марийский).

монг. - монгол теле (монгольский).

морд. - мордва теле (мордовский).

рус. - рус теле (русский).

угор. - фин-угыр теле (финно-угорский).

удм. - удмурт теле (удмуртский).

фарс. - фарсы теле (персидский).

чув. - чуаш теле (чувашский).

в) к. - кара (смотри).

чагышт. - чагыштыр (сравни).

А...

АБА(Й) т. кам. абый (старший брат и форма обраәения к нему)

АБАКАЙ т. я. әрекмән (лопух)

АБАЛАНУ каз. ар. сөртенү (спотыкаться, отступаться)

АБАЛАУ чст. ярсып өрү (сильно лаять)

АБРАУ нгб. коткару, саклау (спасти, выручить, хранить)

АWАЗ [фарс.] нгб., каз. ар. тавыш – мәсәлән, җырчы, гармонь, машина һ.б. тавышы турында (о голосе певца, о звучании гармони, машины и т.д.)

АWАЗЛАНЫП т. кам. тавышланып, кычкырып (шумя, крича)

АWЫРСЫ нгб. авыр, начар (тяжелый, неприятный)

аgай урт. д. агай (дядя)

җырак аgай крн. к. җырагай

АGАЧАЙ нгб. каз. ар. бертуган абыйсына иркәләп эндәшү сүзе (форма ласкательного обращения к старшему брату)

АДАРЫНУ крш. алдан билгеләп кую, багышлап кую, нәзер итү (дать обет; обещать)

АЗА зәй. котырыну, шашыну (бушевать)

АЗАЙНЫМНАУ нгб. аздыру, котырту (совращать)

АЗАQ зәй. соңыннан, соңрак, соң (потом, затем, после)

АБЗАР т. я. терлекләр ябар өчен бүрәнәдән эшләнгән җылы урын (теплое помещение для скота, сделанное из бревен)

АЗМАН т. кам. азгын, бозык (распутный, безнравственный)

АЙ (месяц, время года):

билек ае т. я. борынгы җирле календарь буенча бишенче ай (по древнему местному календарю пятый месяц года)

буш ай т. я. борынгы җирле календарь буенча җиденче ай (по древнему местному календарю седьмой месяц года)

келәү айы т. я. борынгы җирле календарь буенча елның алтынчы ае (по древнему местному календарю шестой месяц года)

qырлач айы крш. кышның иң салкын айлары (самые холодные месяцы зимы)

наруз айы т. я. борынгы җирле календарь буенча ел башы (по древнему местному календарю первый месяц года; время, соответствующее марту месяцу и началу апреля)

сабан айы т. я. борынгы җирле календарьда елның иченче ае; апрель-май айларына килә торган вакыт (по древнему местному календарю второй месяц года, соответствующий месяцам апрелю и маю)

челлә ае каз. ар. җәйге иң эссе вакыт (самое жаркое время лета)

җәй айы т. я. борынгы җирле календарьда елның өченче ае, июнь-июль айларына туры килә торган вакыт (по древнему местному календарю третий месяц года, соответствующий месяцам июню и июлю)

Дәвамы бар

Керәшен сүзләрен туплады: журналист Александр Филиппов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев