Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәрнең сөйләме бүтәннәрнекеннән аерыламы?

Керәшенчә-татарча-русча аңлатмалы сүзлек

АQМАН: аqманга керү нгб. кыш ахырында, искечә стиль белән март урталарында була торгна буранлы көннәр җитү (настать время последних зимних буранов)

АQМАН-ТУQМАН нгб. март урталарында була торган көчле бураннар (последние зимние бураны в середине марта)

АКЫКАЙ чст. ахак (агат, сердолик)

АЛАGАЙЫМGА зәй. чамадан тыш, ифрат, гаять, артык (слишком, чересчур)

АЛАQАЙ каз. ар. сүзендә һәм хәрәкәтендә чама белмәгән, тыйнаксыз, әрсез кеше турында (о нескромном, не знающим предела в своих словах и поступках человека)

АЛАQАЙЛАНУ каз. ар. тирә-як белән санашмыйча үзенекен эшләү, әрсезләнү, тыйнаксызлану (не считаясь с окружающими, делать своё; проявлять беззастенчивость, нескромность)

АЛАПА зәй. зур, таза гәүдәле, озын буйлы кеше (человек огромного роста, здоровенный)

АЛАША смр. ат (лошадь)

АЛGАПЫС каз. ар. алъяпкыч (передник, фартук)

АЛМА т. я. бәрәңге (картофель)

алма сызу т. я. сука белән бәрәңге бакчасын эшкәртү, ягъни бәрәңге төбенә туфрак өйдерү (окучивать картофель с помощью сохи)

АЛМАЛАУ каз. ар. киндерне төрле төстәге мамык яки йон җепләреннән түгәрәк яисә ромб сыман бизәкләр чүпләп сугу (выткать на полотне круглые или ромбовидные узоры из разноцветных хлопчатобумажных или шерстяных ниток)

АЛМАЛЫ каз. ар. түгәрәк яки ромб сыман эре бизәкләр ясап сугылган киндердән тегелгән (сшитый из холста с круглыми или ромбовидными большими узорами)

АЛМАСАР: алмасар булу каз. ар. алдану, ышаным алданым калу (обмануться в надеждах, пронадеяться)

АЛМА-ТИЛМӘ нгб. Алмаш-тилмәш (чередуясь, поочередно, попеременно)

АЛМАШУ каз. ар. 1. ияләнү, күнегү (свыкнуться, привыкнуть); 2. нгб. әверелү, әйләнү (превратиться во что-либо)

АЛСУЗМА каз. ар. табында кунаклар алдына җәю өчен бирелә торган озын тастымал (длинное полотенце, которое подают гостям за столом)

алу (брать, взять)

чәчәк алу каз. ар. төрле дару үләннәре һәм чәчәкләр җыю (сбор различных лечебных трав и цветов)

АЛЫМ т. я. сөйләшә белү, эш итә белү (прием, способ, подход, тактика)

АЛЧАЙТ зәй. чалкан, арка өстенә (навзничь, на спину, на лопатки)

АЛЧАК нгб. ачык йөзле, якты чырайлы, ягымлы (приветливый, радушный, любезный)

АЛЧАКЛАНУ алб. Күңеллеләнү, күңел ачу (повеселеть, веселиться, развлекаться)

АЛЧЕПРӘК каз. ар. алъяпкыч (фартук, передник)

АЛЧҮПРӘК нгб. к. алчепрәк

АНАТЫРА зәй. әнә шул, әнә теге (вон тот)

АНДАЛАНУ т. я. алдану (ошибаться, обмануться)

АНДАРАQТАН каз. ар. АНДАРАQТЫН т. кам. аннан ары, аннан соң (потом, затем)

Башы "Керәшеннәр ничек сөйләшә?"

Дәвамы "Керәшеннәр сөйләшенең үзенчәлекләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев