Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Тәмле "Мәкле катлама" рецепты

Бу рецепт тиз дә, тәмле дә, җиңел дә

Моның өчен иң алдан төче камыр әзерләргә кирәк. Аны үзегез белгән рецепт буенча да ясасагыз була. Ә без сезгә түбәндәге ысулны тәгъдим итәбез: 

Чиста савытка 200-250 г. су яки сөт салалар да, 30 г. шикәр комы, тоз, 2 йомырка, 100 г. май өстәп, әйбәтләп болгатыгыз. Аннары иләгән он салып (600-700 г.), кулга һәм савыт кырыена ябышмый башлаганчы камыр басыгыз.

Ә менә шунардан "Мәкле катлама" ясар өчен 500 г камырга: 250—300 г мәк, 100—150 г шикәр комы, 100 —150 г май кирәк булачак. 
Әзер камырны токмач камыры кебек җәегез. Өстенә күп итеп эреткән сары май сөртеп, шикәр комы һәм мәк сибегез. Камырны урталай бөкләп, майлап мәк һәм шикәр комы сибегез, тагын бөкләгез. Дүрткә бөкләнгән камырны, майлы табага тезеп, кызу мичкә куегыз. Катлама пешкәч, суытып, кискәләп, табынга чыгарыгыз.   

Фото: https://vk.com/club69755410

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев