Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Чәчләр ник коела?

Чәч коелуның бик күп сәбәпләре булырга мөмкин

Белгечләр чәчләр коелуның 5 сәбәбен ачыклаган: 

1. Нәселдәнлек.

Әтиегез яки әниегез бу пролемага дучар булган икән, бу куркыныч сезгә дә янарга мөмкин. 

2. Гормональ үзгәрешләр.

Чәч коелу йөкле хатын-кызларда һәм күптән түгел бала тапканнарда гына күзәтелми, ә  гормональ контрацептивлар кулланган вакытта да чәчләрегез коелырга мөмкин.

3. Детокс диеталар белән мавыгу һәм дөрес булмаган туклану

Әгәр детокс диетага утырырга җыенгансыз икән, сезгә матур гәүдә белән бергә хәлсезләнгән, юкарган чәчләр дә “бүләк булачак”. Организм үз ресурсларын таратачак, аныңча ә чәчәләр мөһим өлеш булып тормый.

4. Озакка сузылган стресс

Әгәр дә сез озак вакыт стресс халәтендә икән, бу һичшиксез чәчләрегездә һәм тән тиресендә чагылыш табачак.

5. Сәламәтлек бозылу

Кайвакыт без чәч коелуны начар экологиягә, стресска, дөрес булмаган туклануга сылтап, кул селтибез. Ләкин җитдирәк сәбәпләр дә булырга мөмкин: калкансыман биз белән проблемалар (иң киң таралганы), диабет, йөрәк авырулары, югары кан басымы. Монда инде табибка барып төгәл диагнозны белергә кирәк.

Шулай ук еш кына сезонлы чәч коелу белән очрашырга туры килә. Бу проблеманы мөстәкыйль, үзегезгә туры килә торган тәрбия чаралары кулланып хәл итәргә була. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев