Полезная информация

Борыныгыз “суламаса”

Халык медицинасына нигезләнеп, борынга салыр өчен даруларны үзең дә әзерләргә була

Борыныгыз “суламаса”,  кызыл чөгендер согы салып карагыз. Аны борын тишекләренең икесенә дә тәүлеккә өч мәртәбә  2-3 тамчы салырга була.

* * *

Кишер согын да борын тишекләренә көнгә өч мәртәбә 3әр тамчы тамыза аласыз.

* * *

 Алоэ согы да борынга салу өчен файдалы. Әмма аны башта әле 2 атна дәвамында суыткычта тотарга кирәк. Борынга салганда гына суыткычтан алып, согын чыгарырга.

Әгәр дә тиз арада салырга кирәк булса, түбәндәгечә эшләгез: алоэ гөленең бер ботагын  кисеп алып, согын чыгарыгыз һәм, бер өлешкә өч  өлеш исәбеннән су өстәп, тагын бер өлеш каланхоэ согы кушыгыз. Моны көнгә 3-4 мәртәбә борынга 2шәр тамчы тамызырга.

Фото:freepik.com


Нет комментариев